Еллар сүтеп килдем

Категория: көе сүзләре

Еллар сүтеп килдең син нигә?
Аккошым бул дидең ярым.
Күңел түрләренә үтәр идем
Җанкайларым тапса үз парын.

Аккошым дип исем кушасың син
Еракларда ишетелә моң барын.
Адашып ла ялгыз калдың микән
Юлларыңда минем үз парым.

Хыялыма канат каурый куеп
Бәхетемә юллар юрасаң.
Ак дөнъяңда аккошкаең булам
Наз — гөлкәем генә булалмам.

Аккошым дип исем кушасың син
Еракларда ишетелә моң барын.
Адашып ла ялгыз калдың микән
Юлларыңда минем үз парым.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »