Добавлено Almaz в СР, 22/05/2013 - 12:45
Карлыганнар җыйыйм дисәң,
Каридел — урман иле.
Карлыгандай кара күзле
Кызларның туган иле.
Кызларның туган иле,
Каридел — урман иле.
Карлыганга барган чакта,
Икәүләп барып кара.
Кайсы юлдан барсагыз да,
Яшьлеккә алып бара.
Яшьлеккә алып бара,
Икәүләп барып кара.
Кабып кара, татып кара
Кап-кара карлыганнар.
Гүя кызлар юри генә
Өзмичә калдырганнар.
Өзмичә калдырганнар,
Кап-кара карлыганнар.
Карлыганнар җыйыйм дисәң,
Каридел — урман иле.
Карлыгандай кара күзле
Кызларның туган иле.
Кызларның туган иле,
Каридел — урман иле!