Мәдинәкәй (икенче вариант)

Лачыннар оча, ай, һавала,
Мәдинәкәй генәм, гөлкәем,
Сандугачлар куна талларга.
Сандугачтай сайрар кыз баланы,
Мәдинәкәй генәм, гөлкәем,
Язмыш сата икән малларга.

Елга буйкайлары, ай, камышлык,
Мәдинәкәй генәм, гөлкәем,
Аккош балалары кагына.
Иртән генә торып, тышка чыкса,
Мәдинәкәй генәм, гөлкәем,
Туып-үскән җирен сагына.

Чал бөркеткәй очыр, ай, шыкыеп,
Мәдинәкәй генәм, гөлкәем,
Ябалак та йоклар түш киреп.
Таңнар аткан чакта бер кыз сыктый,
Мәдинәкәй генәм, гөлкәем,
Түшәгендә авыр төш күреп.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Мәдинәкәй»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »