Хәтирә (икенче вариант)

Капка төбендә торасың,**
Нечкә билең борасың, Хәтирәм,
Нечкә билләреңне борып,
Кемне кызыктырасың, Хәтирәм?

Тәрәзеңне ачып куеп,
Кемгә күлмәк кисәсең, Хәтирәм?
Кашың кара, буең зифа,
Кем бәхетенә үсәсең, Хәтирәм?

Алма бакчасына кереп,
Гөлгә үрелдек мәллә, Хәтирәм?
Матурлык өлешкән чакта,
Алдан йөгердең мәллә, Хәтирәм?

Алма сатучылар килгән,
Үлчәүләре бар микән, Хәтирәм?
Әҗәлгә дару бар диләр,
Мәхәббәткә бар микән, Хәтирәм?

* — җырның сүзләре Флера Сөләймәнова җылавыннан язылды, бу җыр башкорт халык көенә нигезләнеп язылды, сүзләрнең юллары халык иҗадыннан алынды, халык җырларыннан: беренче куплет башкорт оригиналын үзгәртүе (Хәтирә җырының беренче куплеты), икенче куплет Галиябану җырыннан өзек алынды (үзгәртү), өченче куплет Ай, дубыр-дубая җырыннан өзек (үзгәртү), дүртенче Илче бага (себер татрларның) җырыннан өзек (үзгәртү).
** — һәр юлы ике кабатлана

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Хәтирә»
Ноты для песни «Хәтирә»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »