Наласа авылы көе (икенче вариант)

Өздереп гармун уйныйлар
Наласа авылында.
Янма дисәң ялкыны юк
Янамын ялкынында.

Үткән чакта үткән идек
Тал тамырларлы кебек.
Үсеп җиткәч таралыштык
Кош балалары кебек.

Лимон сары, чия кызыл
Була бит ул пешкәндә.
Өзелеп китеп ялганамын
Исләремә төшкәндә.

Тәрәзәмдә сандугач
Уйнап китә сайрагач.
Үсеп җиткәч, чит җирләрдә
Йөртә безне язмышлар.

Авылымнан киткән чакта
Күтәрелде томаннар.
Насыйп булса очрашырбыз
Сау булыгыз туганнар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »