Агыйделнең буе ямьле —
Гөл чәчәкле даласы.
Шул Иделнең ярларында —
Матур Өфе каласы.
Эх, Өфе каласы,
Ямьле Идел буенда,
Кайда гына йөресәм дә
Син булырсың уемда.
Өфе урамнары асфальт,
Биек яңа йортлары;
Кара төнне көндез итә
Балкып янган утлары.
Эх, Өфе каласы,
Ямьле Идел буенда,
Кайда гына йөресәм дә
Син булырсың уемда.
Өфе бакчалары матур,
Гөл чәчәккә күмелгән;
Җәйге көндә бер күрсәң дә,
Мәңге китми күңелдән.
Эх, Өфе каласы,
Ямьле Идел буенда,
Кайда гына йөресәм дә
Син булырсың уемда.
Добавлено Almaz в СР, 12/06/2013 - 10:11
«
»