Тәрәземә төшкән ай нурлары
Сагыну сәламнәрем илтсәче.
Сөюләрем моңлы бер җыр булып
Күңелемдә чыңлап үтсәче.
Әйдә, иркәм, тын күл буена,
Төнге күл изри ай нурына.
Камышларга кушлып мин җырлармын,
Якын күрсәң, җырым тыңларсың.
Җырмның һәр сүзе син генә,
Йөрәгемне аңлый бел генә.
Күрче, иркәм, нинди матур бу төн:
Йолдызлар яна безнең өчен.
Бу җыр Гомәр Әбделмәнов, Гүзәл Әхмәтова, Зәки Мәхмүтов, Марат Шәйбәков, Нәфкать Нигъмәтуллин, Рәмил Хаҗиев, Фәрит Бикбулатов, Шамил Хәмәдинуров репертуарында бар
Добавлено Almaz в СБ, 29/06/2013 - 23:29
«
»