Өй эшегез шау-гөр килә
Яңгырый җыр-шат, көлеш.
Килгән борынгыдан матур
Гадәт кунакка йөреш.
Туганнар-тумачалар,
Кодалар-кодачалар,
Хәл белешеп, җырлап-көлеп,
Бергә күңел ачалар.
Күрешелмәгән бик күптән,
Сөйләшеп сүзләр бетми,
Ешырак очрышырга
Нигә бер вакыт җитми?
Туганнар-тумачалар,
Кодалар-кодачалар,
Хәл белешеп, җырлап-көлеп,
Бергә күңел ачалар.
Туганнар җыелган җиргә
Фәрештәләр куналар.
Күрешеп бер утырганда
Яшәргәндәй булалар.
Туганнар-тумачалар,
Кодалар-кодачалар,
Хәл белешеп, җырлап-көлеп,
Бергә күңел ачалар.
Бу җыр Илшат Яппаров репертуарында бар
Добавлено Almaz в Втр, 02/07/2013 - 00:09
«
»