Өфе ләләләре

Категория: көе һәм сүзләре

Агыйделкәй сине назлап кочып ага,
Җиде таудай яткан газиз Өфем минем.
Алтын өмет белән озын гомер теләп
Мең ел элек сиңа нигез салган булган.

Өфе ләләләре, Өфе ләләләре
Башкалама якын, назлы бүләкләрем.
Гүзәл Өфебезгә имин язмыш теләп
Алар һәр яз саен чәчәк атыр әле.

Яшьлек дәрте белән чал акылны кушып
Бер туктаусыз үсә газиз Өфем минем.
Бәхет бишегендә — синдә сабый туа,
Мәңге саката тора батыр Салаватың.

Өфе ләләләре, Өфе ләләләре
Башкалама якын, назлы бүләкләрем.
Гүзәл Өфебезгә имин язмыш теләп
Алар һәр яз саен чәчәк атыр әле.

Күп миләтле халык татулыгы белән
Рәхмәтләрен юлый газиз Өфем сиңа.
Горурлыгы илнең, таянычы илнең,
Имин-тыныч булсын Өфем киләчәгең.

Өфе ләләләре, Өфе ләләләре
Башкалама якын, назлы бүләкләрем.
Гүзәл Өфебезгә имин язмыш теләп
Алар һәр яз саен чәчәк атыр әле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »