Яшиселәр бар әле (икенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Аллам биргән тормыш юлын
Үтәселәр бар әле.
Күңелләргә килгән моңны
Җыр итәсе бар әле.

Дуслар белән шаулап-гөрләп,
Шатлыкларны уртаклашып,
Иңне-иңгә ныклы терәп
Яшиселәр бар әле.

Күзләремә туры карап
Яратам, диең әле.
Икеү корган тормышларны
Гөл итәсе бар әле.

Дуслар белән шаулап-гөрләп,
Шатлыкларны уртаклашып,
Иңне-иңгә ныклы терәп
Яшиселәр бар әле.

Балаларны өйләндереп,
Туйлатасы бар әле.
Оныкларны назлап, сөеп
Үстерәсе бар әле.

Дуслар белән шаулап-гөрләп,
Шатлыкларны уртаклашып,
Иңне-иңгә ныклы терәп
Яшиселәр бар әле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.8 (4 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »