Кариделем туган як

Кариделем синедә туып үстем,
Әчтем татлы чишмә суларын.
Җәйге иртәләрдә сандугачар
Сайраганын тыңлап туймадым.

Кариделем туган җирем,
Сиңа җырлыйм рәхмәт җырын.
Сагнуымны басар өчен
Җырлап китәм әле бүген.

Балаларын көткән ана сыман
Колач җәеп каршы аласың.
Чит җирләргә нигә киттем диеп
Елыйсыңда, өзатып каласың.

Кариделем туган җирем,
Сиңа җырлыйм рәхмәт җырын.
Сагнуымны басар өчен
Җырлап китәм әле бүген.

Кайчан кайта, сагнып көтеп тора,
Туганнарым, якын дусларым.
Сезгә булган җылы сүзләремне
Җырга кушып җырлармын.

Кариделем туган җирем,
Сиңа җырлыйм рәхмәт җырын.
Сагнуымны басар өчен
Җырлап китәм әле бүген.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »