Күңелем түрендә

Урманнарым, кырларымны
Мин бик сагындым.
Җилләре дә шифа миңа
Туган ягымның.

Әнкәм җыры белән бергә
Онытылмас булып гомергә,
Кергәнсең сабый чагымнан
Күңелем түренә.

Кырларда, тугайларыңда
Эзләрем калды.
Синнән дә якын һәм изге,
Гүзәл җир бармы!

Әнкәм җыры белән бергә,
Онытылмас булып гомергә,
Кергәнсең сабый чагымнан
Күңелем түренә.

Башлана туган ягымнан
Дөньяның яме.
Яшьлекнең, гомер юлымның
Менәр үрләре.

Әнкәм җыры белән бергә,
Онытылмас булып гомергә,
Кергәнсең, сабый чагымнан
Күңелем түренә.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Күңелем түрендә»
Ноты для песни «Күңелем түрендә»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
« »