Мин тормышка гашыйк

Кая барсам, шунда чын дус табам,
Дуслар белән озын юл кыска.
Әллә җирдә дуслар күп булганга,
Мин тормышка гашыйк, тормышка!

Чишмәләрнең җырын отар идем,
Җыр өйрәнер идем һәр коштан.
Әллә кошлар матур сайраганга,
Мин тормышка гашыйк, тормышка!

Озак яшәрмен диеп тибә йөрәк,
Ашкына күңелем һәр эшкә.
Әллә эшем бәхет китергәнгә,
Мин тормышка гашыйк, тормышка!

/Җырның эчтәлеген М.Мозаффаров шагыйрә Г.Зәйнашевага үзе тәкъдим итә. Г.Зәйнашева тәкъдимне кабул итә. Җыр радиога 1962 елның августында алына. Х.Гыйниятова башкаруында 1965 елда Бөтенсоюз радиосы өчен магнитофон тасмасына языла/

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Мин тормышка гашыйк»
Ноты для песни «Мин тормышка гашыйк»
Ноты для песни «Мин тормышка гашыйк»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »