Тумаганмын мин
Әле дөньяга,
Син сугышка дип
Чыгып киткәндә.
Әтием, бәгърем,
Юксынам сине,
Шул авыр еллар
Искә төшкәндә.
«Җеп белән буен
Җибәрче үлчәп»,—
Дип, син әнкәйгә
Хатлар язгансың.
Әтием, бәгърем,
Юксынам сине —
Еракта бездән
Ятып калгансың.
Үзләре инде
Әти булдылар
— Әти! — дип бер кат
Әйтмәгән уллар.
Әтием, бәгърем,
Юксынам сине,
— Улым! — дип назлап
Дәшкәндә шулар.
Тик син инде юк,
Тик син кайтмыйсың,
Калдың күңелдә
Мәңге яшь булып.
Әтием, бәгърем,
Юксынам сине,
Көтәм мин, көтәм
Һаман зарыгып.
Добавлено kamilbakir в СР, 07/08/2013 - 09:43
«
»