Ак халатлы дусларга

Категория: көе һәм сүзләре

Өсләрендә ак халаты,
Кулларында сабый бала,
Керфекләрен чак-чак күтәрә.
Соңгы омет, ышанычта,
Кеше гомере куркынычта
Күпме күзләр сезгә текәлә.

Йокламыйча үткән төннәр өчен,
«Үтте, бар да яхшы» дигән өчен,
Яшәү өчен өмет, өмет биргән өчен,
Ак күңелеңә, ак бәхетләр,
Ак теләкләр генә яусын
Газиз кешем гомере өчен.

Саулык юллап, чара юкта,
Дәва эзләп соңгы чиктә,
Табиб ишекләрен кагабыз,
Табиб кулы я ул җылы,
Я киресе кайчагында,
Шул кулларда торып калабыз.

Йокламыйча үткән төннәр өчен,
«Үтте, бар да яхшы» дигән өчен,
Яшәү өчен өмет, өмет биргән өчен,
Ак күңелеңә, ак бәхетләр,
Ак теләкләр генә яусын
Газиз кешем гомере өчен.

Ак халатлар иңнәрендә,
Кими аны кемнәр генә —
Иң җаваплы һөнәр иясе.
Кисен аны һәркем түгел,
Кисен аны тик пакъ күңел —
Шул аклыкны килә күрәсе.

Йокламыйча үткән төннәр өчен,
«Үтте, бар да яхшы» дигән өчен,
Яшәү өчен өмет, өмет биргән өчен,
Ак күңелеңә, ак бәхетләр,
Ак теләкләр генә яусын
Газиз кешем гомере өчен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »