Соңрак син сагынырсың (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Мин синнән киткән көннәрдә
Күз яшьләрем кипмәде.
Көзләр үткп язлар килгән,
Йөрәк шуны сизмәде.

Әле мин сагынам сине,
Соңрак син сагынырсың
Кайтар үткән көннәрне дип,
Ходайга ялынырсың.

Бик еш мөшләремдә күрәм,
Уйлыйсың, уйланасың.
Бир кулыңны, юатырмын,
Дигәндә югаласың.

Әле мин сагынам сине,
Соңрак син сагынырсың
Кайтар үткән көннәрне дип,
Ходайга ялынырсың.

Еллар үтте, хисләр сүнде,
Ерагайды аралар.
Сине хәтерләтеп бары
Сыкрый кайчак яралар.

Әле мин сагынам сине,
Соңрак син сагынырсың
Кайтар үткән көннәрне дип,
Ходайга ялынырсың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »