Вакытлыча түгел

Ничек яшәдем икән мин
Син очраган көнгә кадәр?
Бер ел үткән кебек, сине
Бер тәүлек күрмәсәм әгәр.

Бәлки вакытлыча гына
Мавыгудыр бу җилкенү?!
Минем өчен бәйрәм була
Сине бер күрү, сине бер күрү.

Вакытлыча түгел, диеп,
Ярсый күңел, яна йөрәк.
Тормышта бергә атларга
Синең кебек кеше кирәк…

Бәлки вакытлыча гына
Мавыгудыр бу җилкенү?!
Минем өчен бәйрәм була
Сине бер күрү, сине бер күрү.

Язны көткән гөлләр кебек,
Күңел сине көткән икән.
Ник ямансу булган, дисәм,
Гомер синсез үткән икән.

Бәлки вакытлыча гына
Мавыгудыр бу җилкенү?!
Минем өчен бәйрәм була
Сине бер күрү, сине бер күрү.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (13 голосов)
« »