Бәхет көтәм (Мәхәббәттән бәхет көткән чагым)

Мәхәббәттән бәхет көткән чагым,
Җыл-давыллар тынып калачак.
Кышлар гына үтсен, кышлар гына
Кышлар гына үтсен,
Тал-тирәкләр яфрак ярачак.
Тал-тирәкләр яфрак ярачак.

Мәхәббәттән бәхет көткән чагым,
Мин ышанам килер көннәргә.
Үтсен әле, үтсен ак бураннар.
Үтсен ак бураннар,
Җылы яңгыр явар гөлләргә.
Җылы яңгыр явар гөлләргә.

Мәхәббәттән бәхет көткән чагым,
Мин ышанам синең сүзләргә.
Бәхет өчен тәүдә мәхәббәтең,
Тәүдә мәхәббәтең
Газабына кирәк түзәргә.
Газабына кирәк түзәргә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »