Тыныч булсын таңнар!

Категория: көе сүзләре

Дуслык билгеседер: җирдә ярсып,
Иделләргә кушыла дәрьялар.
Дуслык кадрен белеп яшәгәндә,
Нинди иркен, киң бу дөньялар!

Ерак илләр ерак түгел бүген,
Аерса да диңгез-океаннар.
Илләр белән илләр дуслашалар,
Тыныч булсын өчен ал таңнар.

Дуслык билгеседер: күктә мәңге
Йолдыз белән йолдыз янәшә.
Спутниклар хәтта, дус очыйк дип,
Йолдыз теле белән сөйләшә.

Дуслык билгеседер: җырлар күчә,
Сәлам булып телдән телләргә.
Иңнәрендә дуслык канатыдыр,
Кошлар оча илдән илләргә.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Тыныч булсын таңнар!»
Ноты для песни «Тыныч булсын таңнар!»
Ноты для песни «Тыныч булсын таңнар!»
Ноты для песни «Тыныч булсын таңнар!»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
« »