Добавлено Almaz в ЧТ, 03/10/2013 - 11:27
Болын-кырлар аша килдек,
Елга-урманнарны кистек,
Гүзәл-сихри табигатькә
Без сокланып, без куанып.
Кара урман арасында,
Урынлашкан Кариделем
Дулкыннарын ярга бәрә
Көчле елгабыз Каридел.
Кариделем, Кариделем
Ага иделем Каридел.
Юрүзән, Әй буйларыннан
Көч-дан алган Кариделем.
Әйдәгез җан дускайларым
Бергә җырлап күңел ачыйк.
Кайг-хәсрәтләрне онытып
Бергәләшеп гомер итик.
Кайгыларның саф уйлары,
Биюләре һәм җырлары,
Дуслык күперләре аша
Кариделемә тоташа.
Күңелләрне сафландыра
Болыннары, урманнары.
Сәламибез сезне бүген
Кариделнең уңганнары.