Добавлено Almaz в СБ, 05/10/2013 - 17:42
Әйдә, дустым, су буена,
Бөдрә чәчең юарсың ла,
Син юарсың, мин җырлармын,
Күңелең тулса еларсың.
Кызыл-кызыл бөрлегән лә,
Юл буена тезелгән лә,
Булмас инде минең кебек
Синең өчен өзелгән.
Өфе юллары пыяла,
Таш булса таймас иде лә,
Минем йөрәккәем яна, —
Син булсаң янмас иде.