Сөмбел (өченче вариант)

Кара урманга кергәч тә
Уңга каерылгач та да.
Эх, дускаем рәхәт яшә
Миннән аерылгач та.

Йөгереп чыктым урамга да,
Әйтер сүзем булганга да.
Әйтер сүзем әйтә алмадым
Күңелләрем тулганда.

Аклы ситса күлмәгемнең
Матур була каегач ла.
Син киткән якка карыймын
Кичен кояш баегач.

Биек тауларның башында
Үтә бер ялгыз Нора шул.
Арада (Тарала) бар кыйгыларым
Җырларсам шуңа карап.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.3 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »