Аккошлар

Көзләрдән соң язлар килми,
Алда — салкын, ак кышлар.
Китәсез дә мени,
Китәсез дә мени,
Китәсез дә мени, аккошлар?

Әллә ничек үтте яшьлек,
Соң очрашты язмышлар.
Хушлашырга безгә
Иртәрәк бит әле,
Иртәрәк бит әле, аккошлар!

Бездә әле бу дөньяга
Күңел тулы алкышлар.
Китәсез дә мени,
Китәсез дә мени,
Китәсез дә мени, аккошлар?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.8 (24 голоса)
« »