Багышлау җыры

Категория: көе сүзләре

Синең белән узган минутларны
Айдар-елларга да алышмим.
Уем белән мин гел синең янда,
Өзгәләнсен әле синең җан да —

Бу җырымны сиңа, бу җырымны сиңа,
Бу җырымны сиңа багышлыйм!

Сагынулар, саргаюлар белән,
Югалтулар белән танышкач.
Мине сөюеңне төшенерсең,
Син дә мине искә төшерерсең —

Бу җырымны сиңа, бу җырымны сиңа,
Бу җырымны сиңа багышлыйм!

Күңелләрем шатлык тулы иде,
Шатлык идем, идем сагыш мин.
Сиңа бары шатлык-шатлык теләп,
Сиңа бары аклык-аклык теләп,

Бу җырымны сиңа, бу җырымны сиңа,
Бу җырымны сиңа багышлыйм!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »