Кайтып киләм сине озатып

Тынган инде гармун тавышлары,
Акрын гена таң да сызыла.
Бер кем белми гашыйк булганымны
Дөнъяның иң гүзәл кызына.

Сандугачлар кала сүз катып ла,
Йолдызлары кала күз атып.
Дөнъяда мин иң бәхетле кеше —
Кайтып киләм сине озатып.

Гомергә дә онытолмас шушы
Кара төннең якты мизгеле.
Мин кычкырып җырлап кайтып киләм —
Бәхетемнән инде, билгеле.

Сандугачлар кала сүз катып ла,
Йолдызлары кала күз атып.
Дөнъяда мин иң бәхетле кеше —
Кайтып киләм сине озатып.

Хыялыйлар булып кайтып киләм —
Тик кайтырга күңел ашыкмый.
Таһирдан да ныгырак яратам мин,
Мәҗнүндән дә ныгырак гашыйк мин!

Сандугачлар кала сүз катып ла,
Йолдызлары кала күз атып.
Дөнъяда мин иң бәхетле кеше —
Кайтып киләм сине озатып.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »