Такмаклар (дүртенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Гөлҗимеш гөлен яратсаң
Рәнҗемә энәсенә.
Өйгән сагышына да
Түз, үтсә дә үзәгеңә.

Ай-ли, Гөлмилә,
Гомер ике килми дә.

Абау, Аллам, ни кылыймын
Болай булуларыма.
Бар хәсрәтем бетсә иде
Иртән торуларыма.

Ай-ли, Гөлмилә
Гомер ике килми дә.
Ай-ли, Гөлмилә
Ятсам йокым килми дә.

Җилсез көндә дә тирбәлә
Безнең бакча таллары.
Бетсә дә ул, табыла ул
Фани дөнья маллары.

Ай-ли, Гөлмилә
Гомер ике килми дә.
Ай-ли, Гөлмилә
Ятсам йокым килми дә.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »