Соңгы сөю (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Гомерем буе көттем бу сөюне,
Язмышымнан сорап, тилмереп.
Сары көздә сабыр гына көттем
Язлар җитсә көттем тилереп.

Соңгы ялкын… Соңгы сөюдер бу…
Кабатланмас сихри иртәләр…
Соңгы ташкын… Соңгы ашкынума
Җан әрнемәс иде бу кадәр…
Соңгы балкыш… Соңгы тилерүмә
Җан әрнемәс иде бу кадәр…

Юлларыңа гөлләр куеп көттем
Җитәрсең дип бөтен гомергә.
Ай нурыннан тукып япма тектем
Бәхет пар алмамны төрергә.

Соңгы ялкын… Соңгы сөюдер бу…
Кабатланмас сихри иртәләр…
Соңгы балкыш… Соңгы тилерүмә
Җан әрнемәс иде бу кадәр…

Чәчәкләрдән бишек үреп көттем
Тибрәлергә бергә гомергә.
Китәм димә, әйтмә, китмә, китмә…
Мындый яра салма бәгырьгә!

Соңгы ялкын… Соңгы сөюдер бу…
Кабатланмас сихри иртәләр…
Соңгы ташкын… Соңгы ашкынума
Җан әрнемәс иде бу кадәр…
Соңгы балкыш… Соңгы тилерүмә
Җан әрнемәс иде бу кадәр…
Гомерем буе көттем бу сөюне…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.5 (6 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »