Добавлено Almaz в ЧТ, 24/10/2013 - 12:15
Безнең туган илкәй бигрәк ямьле,
Болыннары, кыры хуш исле.
Сулары да тәмле бал шикелле,
Урманнары җиләк-җимешле
Очасың ла, кошкай, кай илләргә,
Очмыйсыңмы безнең җирләргә?
Оча калсаң, кошкай, шул якларга
Сәлам әйт син туган күлләргә.