Добавлено Almaz в ЧТ, 24/10/2013 - 12:45
Әрәмәләр арасында
Сайрый тургай баласы.
Туган җирем — гөл арасы,
Үзем — авыл баласы.
Әрәмәгә керәм, бәгърем,
Тотмыйсың беләгемнән.
Тамыр җәйгән гөлләр кебек
Китмисең йөрәгемнән.
Әрәмәдә карама шул,
Карамада кондыз бар.
Караңгы дип килми калма,
Ай булмаса йолдыз бар.