Туган якка кайтам әле (Инҗәремә кайтам)

Категория: көе сүзләре

Яз булдымы? Инҗәремә кайтам
Кошчык булып, нурга сөенеп.
Япь-яшь чагы каршы алар кебек
Шомырт чәчәгенә төренеп.

Җәй булдымы? Авылыма кайтам.
Сәлам биреп өзәр гөлләргә.
Очкын ялкын алам Иҗәремнән
Өмет ягам килер көннәргә.

Көз булдымы? Инҗәремә кайтам
Саргайганда урман кырлары.
Сарыларга сагышырмын микән
Тыңлаганда әнкәй җырларын?

Кыш булдымы? Инҗәремә кайтам
Ак кар бөртегендәй сагынып.
Ак кар бөртекләре көрткә чума
Ә мин торам сине сагыным.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »