Добавлено Almaz в ПТ, 25/10/2013 - 01:03
Шундый матур, йомшак бит ул,
Әнкәй биргән мендәре.
Җылылыгы ни тора бит,
Кышкы кичен, төннәрен.
Йомшак мендәр, җылы мендәр —
Әнкәемнең бүләге.
Бәхетле бул, балам, дидең,
Кабул булсын теләгең!
Шундый матур, йомшак бит ул,
Якты уйлар уйлата,
Изге теләк теләп таңда,
Гел иркәләп уята.
Йомшак мендәр, җылы мендәр —
Әнкәемнең бүләге.
Бәхетле бул, балам, дидең,
Кабул булсын теләгең!
Һәр көн иртән күңелемнән,
Әнкәйгә дога кылам.
Рәхмәтемне җиткерергә
Ярдәм итсәңче, Ходам!
Йомшак мендәр, җылы мендәр —
Әнкәемнең бүләге.
Бәхетле бул, балам, дидең,
Кабул булсын теләгең!