Добавлено Almaz в Пнд, 28/10/2013 - 01:02
Язлар җиткәч, кайтырмын
Кошлар кебек (булып) талпынып;
Басылмасмы йөрәгемдә
Сагыш ялкыны?
Ак каеннар каршылар
Юлларымда тезелеп.
Сагындым, авылым,
Сине өзелеп!
Язлар җиткәч, кайтырмын
Узып җитез җилләрне;
Күргем килә яшьлек эзем
Калган җирләрне.
Былбыл моңын тыңлармын
Таң атканда сызылып.
Сагындым, авылым,
Сине өзелеп!
Язлар җиткәч, кайтырмын
Ташкын булып ашкынып (атлыгып, талпынып);
Ташкыннарга тиндәш булыр
Йөрәк ялкыным (Минем шатлыгым).
Салкын чишмә суларын
Эчәрмен мин иелеп.
Сагындым, авылым,
Сине өзелеп!