Яшьлегемә кайтып барам (Яшьлеккә кайту)

Категория: көе сүзләре

/Заһир җыры/

Яшьлегемә кайтып барам, —
Мәхәббәтем янына,
Уйларымның зәңгәренә,
Хыялымның алына —
Мәхәббәтем янына.

Ул озатып калды мине,
Олы юлның чатында.
Утлар яна, туплар шартлый
Иде шәфакъ артында…
Олы юлның чатында…

Хушлашканда, башын иеп,
Ак күлмәкле каеннар,
Мәхәббәтем белән бергә
Ак юл теләп калдылар
Ак күлмәкле каеннар.

Рәхмәт сиңа, мәхәббәтем,
Үлемнәрдән сакладың.
Үлемнәрдән сакладың да,
Тик үзеңне тапмадың.

Юл буенда (чатында) каршылады
Ак күлмәкле каеннар,
Ак күлмәкле каеннардан
Кара шәлле кайгы бар…
Ак күлмәкле каеннар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »