Өфе — Ырынбур юллары

Өфе — Ырынбур юллары,
Эй, яшьлегем еллары,
Эй, яшьлегем еллары,
Шул юллардан үткән саен,
Бер ашкынып, бер моңаеп,
Чыңлый күңелем кыллары.
Шул юллардан үткән саен,
Бер ашкынып, бер моңаеп,
Чыңлый күңелем кыллары.

Ырынбур — Өфе арасы
Өч йөз җитмеш чакырым.
Өч йөз җитмеш чакырым.
Шул юлларның һәр чакрымы
Тәүге сөю җыры кебек,
Гел-гел тора чакырып.
Шул юлларның һәр чакрымы
Тәүге сөю җыры кебек,
Гел-гел тора чакырып.

Кавыша алмый агалар
Агыйдел белән Сакмар,
Агыйдел белән Сакмар,
Аерылды юллар безнең,
Тик яшьлекнең истәлеген
Йөрәкләр мәңге саклар.
Аерылды юллар безнең,
Тик яшьлекнең истәлеген
Йөрәкләр мәңге саклар.

Өфе — Ырынбур юлында
Сызылып таңнар ата.
Сызылып таңнар ата.
Безне аерган юлларны,
Безне аерган елларны
Йөрәкләр якынайта.
Безне аерган юлларны,
Безне аерган елларны
Йөрәкләр якынайта.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »