Дан җырла, шагыйр!

Буе талдай, йөзе айдай, җир сылуы.
Йөрәккә ут кабындыра көлүе.
Күзләреннән, йөзләреннән балкып тора аның
Йөрәгендә якты уйлар йөрүе.

Мактап җырла. Данга лаек.
Әйдә, шагыйр, мактау җырла син
Эшче — хатынга.
Изге ана да ул, гүзәл эшче дә ул,
Җан бирүче, ямь бирүче Ватанга.

Авырлыкны, кыенлыкны ул күп күрде.
Тау актарды, таш күтәрде, җир сөрде.
Иленә яу, җиренә дау килгән чакта да
Утлар узды, сулар кичте, ул җиңде.

Мактап җырла. Данга лаек.
Әйдә, шагыйр, мактау җырла син
Эшче — хатынга.
Изге ана да ул, гүзәл эшче дә ул,
Җан бирүче, ямь бирүче Ватанга.

Бәхетлеләр илебезнең шат кызлары,
Язгы кояш кебек көләч йөзләре.
Азат хезмәт, дан һәм хөрмәт юлдаш булгач аңа,
Куанычлы уза аның көннәре.

Мактап җырла. Данга лаек.
Әйдә, шагыйр, мактау җырла син
Эшче — хатынга.
Изге ана да ул, гүзәл эшче дә ул,
Җан бирүче, ямь бирүче Ватанга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »