Күңелемдә җыр ургыла (Җырлап алыймын әле)

Категория: көе сүзләре

Бүген кояш та бик көләч,
Кар да җилбәзәк кенә.
Күк тә зәңгәр. Кыш тимәссең,
Җил дә тик җиләс кенә.

Күңелемдә җыр ургыла,
Җырлап алыймын әле.

Дусларымның күзе йолдыз,
Битләрендә көн уйный.
Тыуган җирнең ямьлелеген
Карый-карый күз туймый.

Күңелемдә җыр ургыла,
Җырлап алыймын әле.

Яңа бәхет, шатлык килә
Яңа ел белән бергә.
Айга менгән, җиһан гизгән
Мөкәддәс, бөек җиргә.

Күңелемдә җыр ургыла,
Җырлап алыймын әле.

Эш башкаргач, куанычтан,
Җырлый торган йола бар.
Мин ямь табам халкым сөйгән
Шушы матур йоладан.

Күңелемдә җыр ургыла,
Җырлап алыймын әле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »