Добавлено Almaz в ЧТ, 21/11/2013 - 16:33
Җилләр булып исәм искәндә,
Гөлләр булып үсәм үскәндә:
Сулар булып агам акканда,
Таулар булып басам басканда.
Әйтер сүзем — искән җилләрдә,
Күрер күзем — үскән гөлләрдә,
Якты уем — агар суларда,
Ныклы буем — горур таулада.
Ал канымда кояш нуры бар,
Йөрәгемдә җирнең җыры бар,
Күзләремдә халкым күзе бар,
Шуңа минем әйтер сүзем бар!..