Ялгыз калмагыз

Ялгызларның җыры моңлы була,
Ялгыз хәлен белми парлылар.
Яраланган гөлләр иртә шиңә
Шуңа микән бераз зарлылар.

Бу тормышта ялгыз калмагыз һич,
Ялгыз яшәүләре авыр бит.
Түземлеләр парын эзләп таба,
Саклап кала парын сабыр тик.

Ялгыз калган аккошныкы кебек,
Булмасыннар инде язмышлар.
Күпме еллар җанны яралый ул,
Яшьлектәге хата-ялгышлар.

Бу тормышта ялгыз калмагыз һич,
Ялгыз яшәүләре кыен бит.
Чыдамлылар парын эзләп таба,
Саклап кала парын сабыр тик.

Язлар гына елда кабатлана,
Кабатланмый гомер еллары.
Саклагыз сез (кадерләгез) дуслар мәхәббәтне,
Сүндермәгез сөю нурларын.

Бу тормышта ялгыз калмагыз һич,
Ялгыз яшәүләре авыр бит.
Түземлеләр парын эзләп таба,
Саклап кала парын сабыр тик.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.8 (4 голоса)
Бу җыр , , репертуарында бар
« »