Иркәң буласым килә

Иркәң буласым килә,
Бикәң буласым килә.
Җилләреңә буйсынырлык
Җилкән буласым килә.

Йә колың булыр идем,
Уң кулың булыр идем.
Сагышлы, моңлы сазыңның
Бер кылы булыр идем…

Иркәм, дип дәшүләрең,
Бикәм, дип дәшүләрең.
Тутырып-тутырып карамадың,
Әллә читләшүләрең?!

Йә көнең булыр идем,
Ак төнең булыр идем.
Туфрагыңда чәчәк аткан
Бер гөлең булыр идем…

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Иркәң буласым килә»
Ноты для песни «Иркәң буласым килә»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (22 голоса)
« »