Йолдызларны күзли ул,
Күктән нидер эзли ул,
Әйтерсең: юк бүтән эше.
Саный яңгыр тамчысын,
Татый әрем ачысын
Гади генә сәер кеше.
Тыңлый чишмә акканын,
Басуда кар ятканын,
Һавада болыт йөрешен,
Чык төшкәнен үләнгә
Сөйли күрше-күләнгә
Гади генә сәер кеше.
Кай тарафка барабыз
Белмим, ашкынып.
Һаман атлыйбыз сизми
Тормыш ташкынын.
Гөнаһ кылган саен
Көтәбез изгелек.
Ә ул яши тәмен белеп
Һәр мизгелнең.
Күбәү чакта көчле без,
Мәңге яшәр төсле без.
Иң дөресе — безнең сукмак.
Нидер эзләп атлыйбыз,
Үзебезне саклыйбыз.
Алтын белән бәхет уртак.
Без барысын беләбез,
Сәерләрдән көләбез.
Изгеләр битлеге киеп.
Ә ул яши бүтәнчә,
Төшләрендә күргәнчә.
«Мин бәхетле бүген», диеп.
Кай тарафка барабыз,
Белмим, ашкынып.
Һаман атлыйбыз сизми
Тормыш ташкынын.
Гөнаһ кылган саен
Көтәбез изгелек.
Ә ул яши тәмен сизеп
Һәр мизгелнең.
Яшәү диеп атыйбыз
Нидер эзләүне.
Язмыш белән аклыйбыз
Хәер эстәүне.
Иртәгәсе көнне
Көтәбез шикләнеп.
Сәерләрдән куркып
Яшибез бикләнеп.