Фани дөньяларга туа кеше,
Тик бәхете булмый тигездән.
Берәү бәхет капкаларын ачcа,
Икенчесе сыктый сагыштан.
Ачы язмыш сынауларын үтәм,
Бирешмимен әле, түзимен.
Бер авырның бер җиңеле булыр,
Өметемне әле өзмимен.
Өметемнән язмам, әй, Ходаем,
Дөнья тормый бит ул ялгыштан.
Кемнәр генә узып киткән икән
Маңгаена язган язмыштан?!.
Ачы язмыш сынауларын үтәм,
Бирешмимен әле, түзимен.
Бер авырның бер җиңеле булыр,
Өметемне әле өзмимен.
Бу җыр Юлай Моратов, Ягафәр Нәдершин репертуарында бар
Добавлено Almaz в ПТ, 22/11/2013 - 23:21
«
»