Агыйдел күпере өстендә
Алтын ай, ярында таллары.
Моңланып тибрәлә, талпына
Өфемнең бәхетле таңнары.
Ал нурга коенган урамнар,
Һавада ак сирень исләре.
Моң булып чакыра, иркәли
Өфемнең җыр тулы кичләре.
Һәр сукмак, чәчәктә — якты наз:
Саклана мәхәббәт серләре,
Яшьлекнең үзенә гашыйк ул
Өфемнең йолдызлы төннәре.
Ал нурга коенган урамнар,
Һавада ак сирень исләре.
Моң булып чакыра, иркәли
Өфемнең җыр тулы кичләре.
Яшьлек ул мәңгелек хәтирә,
Сагыныр кемнәрдер — кемнәрне,
Яктырсын һәр вакыт күңелдә
Өфемнең кояшлы көннәре.
Ал нурга коенган урамнар,
Һавада ак сирень исләре.
Моң булып чакыра, иркәли
Өфемнең җыр тулы кичләре.