Төнне-көнгә ялгый-ялгый
Айлар үтә, еллар үтә.
Яфракларын коя-коя
Гомеркәйләр көзе җитә.
Әйтелмәгән хис-тойгылар,
Үтәлмәгән сүз-вәгъдәләр.
Үкендереп, көрсендереп ,
Бәгерләрне телеп үтә.
Кичер мине, җан сөйгәнем,
Чайпылдырдың хисләремне.
Бирә алмадым тик үзеңә
Мөлдерәмә тулы көе.
Кичерегез урман-кырлар,
Уйнап үскән газиз туфрак.
Мин йөримен чит якларда
Чит яклардан яклау сорап.
Көзге җилләр ачы икән,
Гомер үкенечле икән.
Соңлап кына кадерләрен
Белүләре кыен икән.
Бу җыр Фәрүәз Урманшин репертуарында бар
Добавлено Almaz в Втр, 03/12/2013 - 23:08
«
»