Добавлено Almaz в СБ, 28/12/2013 - 23:40
Сагышланмас ничек бу күңелең?
Моңсуланмас ничек карашың?
Төннәр буе таулар арасында
Сак белән сук оча адашып.
Ышанганым кайчак була шикле,
Инанганым була икеле.
Үзганнардан сугылып киләчәккә
Өзгәләнәм сак-сук шикелле.
Сак-сук, сак-сук һаман зарыгалар,
Бу зарның юк саны итә бел.
Сак-сук, сак-сук әллә сезме икән
Бер җанымның ике кисәге.