Кичер, әнкәм, ачуланма!

Әнкәм, башым иям синең алда,
Бурычларым, бәлки, азаер.
Күзләремә карап, балам, диеп
Миңа тагын бер ул елмаер.

Кичер мине, әнкәм, ачуланма,
Синең алда мин бит бурычлы.
Кире әйләнеп кайтсам яшьлегемә,
Түләр идем мин ул бурычны.

Тирәнәйгән синең күз төпләрең,
Кайгы-сагыш баскан аларны.
Нишләп була, кем юата ала
Ак чәчләре баскан ананы?!

Кичер мине, әнкәм, ачуланма,
Синең алда мин бит бурычлы.
Кире әйләнеп кайтсам яшьлегемә,
Түләр идем мин ул бурычны.

Әле кайтыр синең балаларың,
Җыелышыр түшәк яныңа.
Яннарыңда, әнкәм, калыр идем,
Әгәр җылы булса җаныңа.

Кичер мине, әнкәм, ачуланма,
Синең алда мин бит бурычлы.
Кире әйләнеп кайтсам яшьлегемә,
Түләр идем мин ул бурычны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.4 (12 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »