Куллар — кулда

Чиксез җиһан киңлегендә,
Якты йолдыз — син ул, дидең.
Меңнәр арасыннан, иркәм,
Сине сайлап, сине сөйдем.

Куллар — кулда, күзләр — күздә,
Кирәк түгел артык сүз дә.
И Ходаем, теләгем бер:
Парлы гомер бир син безгә.

Сөюебез ялкынында
Җылынырбыз икәү, иркәм.
Нинди бәхет, Ходай безгә
Чын мәхәббәт бүләк иткән.

Куллар — кулда, күзләр — күздә,
Кирәк түгел артык сүз дә.
И Ходаем, теләгем бер:
Парлы гомер бир син безгә.

Күз тимәсен, сүз кермәсен,
Арабызга гомер буе.
Киләчәктә көтсен безне
Мәхәббәтнең алтын туе.

Куллар — кулда, күзләр — күздә,
Кирәк түгел артык сүз дә.
И Ходаем, теләгем бер:
Парлы гомер бир син безгә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (7 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »