Икебез икегә, икегә бүленгән,
Калганбыз язмышның ике ярында.
Исеңә төшермен, ничекләр тузәрсең,
Шул кадәр өзелеп сагынган чакта!
Син калган якларда — күкләрнең зәңгәре,
Таңнарнын нурлысы, дөнъяның яме.
Мин калган якларда — офыкның чикләре,
Бәхетле булырга гомер (нидер) җитмәде.
Шул килеш яшисең, яшисен җырымда,
Шул ук төс, шул ук буй, шул ук сын hаман.
Маңгаенда сырлар, чәчеңдә ак юллар.
hаман да өзелеп, өзлеп (сине) сагынам!
Син калган якларда — күкләрнең зәңгәре,
Таңнарнын нурлысы, дөнъяның яме.
Мин калган якларда — офыкның чикләре,
Бәхетле булырга гомер (нидер) җитмәде.
Кирәкми кавышу, кавышу көтәсе.
Син инде бик күптән кемдер иркәсе.
Берәүләр бәхетле, берәүләр бәхетсез,
Бу тәкдир (язмыш), нишлим соң, ни хәл итәсе.
Син калган якларда — күкләрнең зәңгәре,
Таңнарнын нурлысы, дөнъяның яме.
Мин калган якларда — офыкның чикләре,
Бәхетле булырга гомер (нидер) җитмәде.