Аклыгын-сафлыгын саклый,
Карыймын каеннарга.
Җил давыллар кагылса да,
Бирешми(к) кайгыларга.
Ялгыз башым уйга төштең,
Кайгы күлләре тирән шул,
Тормыш юлларын үтәргә
Түзем булырга өйрән.
Аклыгын-сафлыгын саклый
Көмеш чишмә сулары.
Яшьлектә йөргән сукмаклар
Күңелгә моң чорнады.
Ялгыз башым уйга төштең,
Кайгы күлләре тирән шул,
Тормыш юлларын үтәргә
Түзем булырга өйрән.
Аклыгын-пәкълеген саклый,
Балкып ата(р) таңнары.
Сандугачлар сайраганда
Башын ия талларым.
Ялгыз башым уйга төштең,
Кайгы күлләре тирән шул,
Тормыш юлларын үтәргә
Түзем булырга өйрән.
Добавлено Almaz в Пнд, 13/01/2014 - 13:25
«
»