Онытырга мине син ашыкма

Категория: көе һәм сүзләре

Онытырга мине син ашыкма,
Үткәннәргә йөрәгем ашкына.
Безне язга алып барган
Юлны әле мин табармын,
Мин кайтырмын әле сиңа,
мин кайтырмын…

Онытырга мине син ашыкма,
Кемнәр чыгар соң йөгереп каршыма?
Явыз җилләрне куырмын,
Бар киртәләрне ватармын,
Мин кайтырмын әле сиңа,
мин кайтырмын…

Онытырга мине син ашыкма,
Сагышларым әйләнер ташкынга.
Синең белән минем бәхет
Таңы, белмимен, атармы?
Тик мин сиңа әйләнеп бер кайтырмын…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.8 (6 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »