Миңа кара

Миңа кара, миңа гына кара,
Күңелеңә сеңеп калырмын.
Татлы йокыларың алып торып,
Йөрәгеңә кереп, йөрәгеңә кереп
Йөрәгеңә кереп калырмын.

Сагынырсың, саргаерсың әле,
Күршәлмәбез кабат тиз генә
Бик күпләрнең үзәкләрен өздең.
Хәзер инде үзең, хәзер инде үзең,
Хәзер инде үзең, өз, менә

Миңа кара, миңа гына кара,
Йөрәгеңә кереп калырмын.
Утларында үзем кабызырмын.
Суларында да үзем, суларында да үзем
Суларында да үзем табырмын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »